Россия Федерациясе Федераль җыенының Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү йомгакларының 50 проценты эшкәртелгән.
Ил буенча Единая Россия партиясе 46,11 процент, КПРФ -21, 40 процент, ЛДПР – 8,7 процент тавыш җыйган. “Справедливая Россия за правду” партиясе өчен 7,62 процент, “Новые люди” партиясе өчен 5,97 процент сайлаучы тавыш биргән. Шулай итеп, әлеге биш партия Дәүләт Думасына узган.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең иртәнге сәгать алтыга якынча мәгълүматлары буенча, сайлауларда 78 проценттан күбрәк сайлаучы тавыш биргән. Единая Россия партиясе 78 процент, КПРФ – 9 процент, ЛДПР һәм Справедливая Россия за правду партияләре 3әр процент тавыш җыйган.