Россия Федерациясенең атказанган табибы исемен онколог — Республика клиник онкология диспансерының баш табибы урынбасары алды. 30 елдан артык Илсур Шәймәрданов медицинада иң катлаулы пациентларны аякка бастырган. Аның белән без дә очраштык.
Бу хәл 10 нчы сыйныфта була. Моңа кадәр — Илсур Шәймараднов әти-әнисе юлыннан аграр хезмәткә керергә ниятләгән. Медицинага мәхәббәт кинәт кенә туса да гомерлеккә була.
Яма шеш атамасын Илсур Василович һәр пациентка аңлата. Онкология диспансерында инде 30 елдан артык эшли, көн саен 15ләп пациент кабул итә һәм өметләр бөтенләй булмаган очракта да, гомерләрен озайта. Илсур Васил улы кулыннан телефонын бердә төшерми — хәтта пациентлар терелеп өйгә кайтып киткәннән соң да табиб белән даими элемтәдә.
Атказанган табиб исеме бирелү турында ул чираттагы лекциягә бару юлында белгән, котлауларны тыйнак кына кабул иткән дә яңадан – эшкә керешкән.
Алия Галиуллина, Диана Дасава, Ренат Саибгареев, Татарстан яңалыклары.