Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Татарстаннан өч кеше дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Рәфис Борһанов Казанда «Ворлдскллс» дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Ул республика мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә ярышларны әзерләүдә катнашты. 2020 елның сентябрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры итеп билгеләнде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева икенче дәрәҗәдә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медале белән бүләкләнделәр.