Казанда бу Көнгә багышланган тантаналы утырыш узды. Күренекле яшь галимнәрне бүләкләделәр. Тулырак алдагы язмада.
Һәрбер гипотеза — алгарышны алга этәрә. Бу Теореманы Татарстан галимнәре берничә тапкыр раслады. Фәннең барлык өлкәләре дә микроскоп астындагы кебек. Белемгә тартылу яшь белгечләр санын да арттыра.
Бу күбесенчә грант һәм стипендия программаларына күрсәтелгән ярдәм чараларының казанышы.
Яшь акыл ияләрен өлкән хезмәттәшләре — фәнни җитәкчеләре дә яклый hәм үзләренең тормыш тәҗрибәләрен үзләренә кадәр эшләгән хезмәттәшләренең бөек казанышларын аларга үрнәк итеп куя.
Фәнни җәмәгатьчелекнең Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышында республиканың күренекле белгечләрен бүләкләделәр. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләре нефтьчеләргә, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тапшырылды.
Алия Галиуллина, Ия Кислицына, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.