Россия экспорт үзәге «Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясенең округ этабына йомгак ясады. Бүләкне чимал булмаган энергетика экспорты белән шөгыльләнүче уңышлы компанияләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә тапшыралар. Идел буе федераль округында 10 компания лидерлыкка чыкты, алар арасында Алабуга экспортеры да бар. Дөньякүләм базарга чыгуның яңа офыклары турында киләсе сюжетта.
Алабугадагы бу завод продукциясен инде берничә ел дөньяның дистәләгән илендә беләләр һәм яратып кулланалар. 2005 елдан башлап, заводның ашамлыклар һәм кондитер әйберләрен якын чит илләрдә генә сатып алсалар, хәзер продуктлар Көньяк-Көнчыгыш Азиядән алып Көнбатыш Европага кадәр озатыла. Уңышның нигезе — югары сыйфат, җайга салынган логистика системасы, бөтен дөнья буенча ныклы хезмәттәшлек элемтәләре.
Сәүдә компаниясе директоры Наталья Зенина: «сыйфатлы продукт җитештерү, абруйлы булудан тыш, дистрибьютерлар клубын да исәпкә алырга кирәк. Безнең партнерлар, көчле дистрибьютерлар клубы бар. Алар финанс ягыннан тотрыклы һәм продуктны урнаштыру юлларын белә.»
Алабуга шәһәрендә әлеге завод конвейерыннан ике йөздән артык төр продукция чыга. Шунда ук лабораториядә сыйфатны тикшерәләр, продуктлар Россия һәм дөньяның 30дан артык иле кибетләренә җибәрелә.
Россия экспорт үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек тә булышлык итә. Узган ел ул компаниянең логистик чыгымнарының бер өлешен каплаган. 2024 елга кадәр Россиядә сәүдә шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты эшли. Экспертлар үзләре дә тышкы базарда эшләү җиңел түгел, дип саный.
«Россия экспорт үзәге «АҖ генераль директоры Вероника Никишина: » әлеге номинацияләргә кергән эшмәкәрләр халыкара сәүдәгә чыкты һәм асылда гражданлык батырлыгы үрнәген күрсәтәләр. Үз продукцияңне тышкы базарларга чыгару, чыннан да, бик катлаулы һәм моны эшләргә җөрьәт итүчеләр төрле яклап ярдәмгә лаек.»
Җитештерүне читкә чыгару күләме арта. 2019 елда аның алдагы елга карата үсеше 11 процентка җиткән. Ә 2020 елда компания былтыргы белән чагыштырганда үсешне 16 процентка җиткерүне күздә тота.
Фәнис Мөхәммәтшин. Мурат Метшин, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.