Бүген өлкәннәр көне, республикабызда өлкәннәр ункөнлеге башланды. Бүгенге актуаль әңгәмәне өлкәннәр сәламәтлеген кайгырту темасына багышлыйбыз. Россия экспетлары илдә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан соң артырга мөмкин дип фаразлый. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр төрле вирусларга тизрәк бирешә. Өстәвенә, көз ул гадәттә салкын тиеп, төрле йогышлы авырулар таралу чоры да . Өлкәннәргә нинди саклык чараларын күрергә? Прививкалар ясатуның нинди файдасы бар? Шушы көнүзәк сорауларга ачыклык кертү өчен, без Идел буе Федераль округының баш фтизиатры, медицина фәннәре докторы Равил Шамиль улы Вәлиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.