Азнакай районының Актүбә бистәсендә туган Алсу Абдуллина “Барс” спорт мәктәбендә тәрбияләнгән бердәнбер хатын-кыз. Тренеры Владимир Баландин Алсуның талантын күреп ала, кызга 14 яшь тулгач «Чертаново» хатын-кызал командасыныңа тәкъдим итә.
Алсу биш ел шушы командада уйный. Россия чемпионатында көмеш медаль яулый. Россиянең төп җыелма командасына алына. Ә “Локомотив” командасына күчкәч, Россия Кубогын, шулай ук һәм Суперкубогын ота.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Алсу Абдуллина һәм аның тренерын зур уңышлары белән котлады, «Азнакай муниципаль районына 90 ел» юбилей медальләре белән бүләкләде, чемпионнар лигасында да җиңүләрен теләде.