Россия автосәнәгате коронавирус пандемиясеннән соң тиз торгызыла. Бу мәшгульлек үсешенә дә, технологияләрне яңартуга да ярдәм итә. Тулаем алганда, тармактагы позицияләрне арттыруга дәүләт ярдәме сизелерлек йогынты ясады, аның ярдәмендә Россиядә һәр 11 нче автомобиль сатыла. Бу хакта «КАМАЗ ның киләчәк үсеше турындагы киңәшмәдә Россия премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ул цехларда булды, соляркада һәм газда эшләүче яңа йөк машинасына бәя бирде, хәтта үзе дә двигательне җыюда катнашты. Шулай ук «КАМАЗ» заводында җитештерелгән яңа электробусны сынап карады. Быел предприятие 350 электробус җыюга тендер отты. Тиздән КАМАЗ электробуслары башкалабыз Казанга да кайтарыла.