Сыйфатлы орлык — уңыш нигезе. Әлеге көннәрдә Россельхозүзәкнең Буа филиалында көзге культураларны чәчү өчен орлык материалын тикшерү бара. Аларны бирегә районның орлыкчылык һәм фермер хуҗалыклары алып килә.
Бер өемдә — сәламәт орлыклар, икенчесендә — чүп үләннәренеке, өченчесендә исә — калдыклар. Хуҗалыклардан китерелгән бер килограммлы ашлык капчыклары иң беренче әйдәп баручы агроном Эльмира Фәйзуллинаның эш өстәленә эләгә. Ул чүп үләннәре һәм корткычлар белән зарарлануга, чисталыкка анализлар үткәрә.
Эльмира Фәйзуллина, әйдәп баручы агроном: “Шуларны аннары без язабыз актка. Ул актны программага кертәбез”
Алга таба орлыкларның дымлылыгы билгеләнә. Махсус термостатта алар тишелешкә тикшерелә. Бөртеклеләрнең тормышка сәләтлелеге чәчүнең дүртенче көнендә ачыклана.
Гүзәл Гыймадиева, 1нче категорияле агроном: “Язгы, көзге бодайның класслылыгын билгеләү өчен клейковинага анализ ясыйбыз. Иң яхшы күрсәткеч булып – 3нче класслык санала. Шулай ук бөртекнең дымлылыгын билгелибез, төрле күрсәткечләр була”
Районда орлыкчылык буенча биш хуҗалык, 85 фермер хуҗалыгы һәм тагын өч хуҗалык бар . Аларның орлыкларын тикшерү белән тулысынча Россельхознадзорның Буа филиалы шөгыльләнә.
Радик Ибәтуллин, Россельхозүзәкнең Буа филиалы начальнигы: “Быел 16 663 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеләчәк. Тулаем алганда, барлыгы 5000 тонна орлык тикшерәчәкбез. Хәзерге вакытта орлык материалының тормышка сәләтлелегенә тикшерү эшләре бара”
Тикшерелмәгән орлыкларны чәчү игенчеләр өчен гаять хәтәр. Бары тик тикшерелгән орлыклар гына югары уңыш алуга гарантия бирә ала.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.