Бу көннәрдә Росреестрның Татарстан бүлеге штат режимында эшләвен дәвам итә, килешүләрне теркәгәндә бернинди өзеклекләр дә юк. Хокукларны теркәү, кадастр исәбенә алу өчен документларны, мәгълүматларны Татарстанның күп фунцияле үзәгендә тапшырырга мөмкин.
8-800-100-34-34
Моның өчен алдан язылып куярга кирәк. Шулай ук документлар, Росреестр порталы аша он-лайн режимда кабул ителә, Болай эшләгәндә куркынычсыз да, тизрәк тә, ә дәүләт пошлинасы 30 процентка кимрәк алына. Барлык сорауларны Росреестрның кайнар линиясенә шалтыратып бирергә мөмкин. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр эшли.