Татарстан Министрлар Кабинетында Росприроднадзорның Идел Чулман төбәкара Идарәсе коллегиясе утырышы булды. Сөйләшүдә кузгатылган төп темалар – экология проблемаларын хәл итүгә бәйле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру, су һәм һава чисталыгын саклау. Татарстан предприятиеләреннән әйләнә-тирә мохитка зыянлы матдәләр ташлауны киметү проблемасына аерым игьтибар ителде. Бу юнәлештә Сейфи Технолоджис компаниясе тәкьдим иткән инновацион карарлар тәкьдим ителде. Әйтик, экология чисталыгын күзәтү буенча цифрлаштырылган системаны кулланышка кертү күздә тотыла.
Барлык датчиклар мәгълүмәтләре ачык булырга тиеш Барлык мәгълүмәтләр дә бер үзәккә җыелса, барысы да тыныч булачак.Әлеге мәгълүмәтләр безнең гражданнар өчен дә үтемле булырга тиеш дип саныйм.