12 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә ачык ишекләр көне узачак. Анда эшмәкәрләр идарә белгечләре белән бушлай киңәшләшә алачак.
Катнашу өчен алдан язылырга кирәк. Ачык ишекләр көне 12:00 дән 16:00 га кадәр Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а адресы буенча узачак. Эшмәкәрләрне шулай ук республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекләрендә көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Казан үзмәшгульләре үз товарларын маркетплейсларда урнаштыру буенча бушлай беренчел консультация алырга мөмкин. Продукцияне алга чыгару хезмәте «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.
12 сентябрьдә Роспотребнадзор идарәсендә ачык ишекләр көне узачак
Телефон: +7(843)222-84-28
Адресы: Зур Кызыл ур., 30 йорт һәм Сеченов ур., 13а йорт
Сәг: 12:00 — 16:00 га кадәр