Татарстанның дәвалау учреждениеләре коронавирус йогышы расланмаган COVID-19 һәм пневмония белән авыручыларны тернәкләндерүгә керештеләр.
Бу хакта “Татар-информ » агентлыгыннан хәбәр иттеләр. Табиблар гражданнарны үз сәламәтлекләренә җаваплырак карарга, тернәкләнүне дәвам итәргә өндиләр. Хәзер диспансерлык күзәтүен Казандагы сугыш ветераннары госпиталендә һәм 7 шәһәр хастаханәсендә узарга мөмкин.
Шулай ук Роспотребнадзорның Татарстандагы Идарәсе беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен мәктәп линейкаларын үткәрүне хуплады.
Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде. Шул ук вакытта барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлергә – бер метр ярым ара калдырылырга, ата-аналар битлекләрдән булырга тиеш. Уку елын тантаналы рәвештә үткәрү турындагы хәлиткеч карарны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгара.