Алда мәктәп балаларының каникулы. Роспотребнадзор балалар ялы, балалар өчен товарлар сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия ачты. Халык сорауларына Роспотребнадзорның Татартсан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Ярдәм сорап ведомствоның Бердәм консультация үзәгенә эш көннәрендә иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар хәзер экранда күрсәтелгәнчә.
Кайнар линия 24 нче майга кадәр эшләячәк. Шулай ук казанлылар Роспотребнадзорның 7(843)273-15-83 телефоны буенча Идарәгә мөрәҗәгать итә алалар. Монда шалтыратуларны дүшәмбедән 17:00 гә кадәр, ә җомга көнне — 10:00 дән 15:45 ка кадәр кабул итәләр, дип белдерделәр Казан мэриясендә.