Буген иртәнге сәгать унда Казаннын Толстой урамындагы 16-нчы йортта, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендэге дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллинга мемориаль такта куела. Анда рус һәм татар телләрендә бу йортта 2000-2020 елларда Роберт Миңнуллинның яшәгәнлеге турында мәглүмат урнаштырылачак.Әлеге чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннын катнашуы көтелә.