.”Мин яратам сине, Татарстан!” Гимн дәрәҗәсендәге шушы җырның көй авторы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Роберт Андреев иҗатташ дусларын бер сәхнәгә җыйды.
«Мин яратам сине, Татарстан» җырын белмәгән кеше юктыр. Шагыйрь Роберт Рәкыйпов һәм композитор Роберт Андреев иҗат иткән җыр, чын мәгнәсендә халык гимына әйләнде. Бу көннәрдә, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты,60тан артык җыр авторы Роберт Андреевның иҗат кичәсе булды.
Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә рухландыргыч халыкчан җырлар гөрләде. Бу — «Әлмәт» милли мәдәни үзәгенең иҗат коллективы, «Яшьлек» халык уен кораллары ансамбле һәм солистлары. Кичәдә җырчы, композитор Роберт Андреев популяр җырлары белән тамашачыларны сөендерде.
Матур милли киемнәр, күңелгә тия торган көйләр, халык уен кораллары. Тамашачылар бу концертны күптән көтеп алган. Җырчыларның күңелгә үтеп керердәй башкарулары беркемне дә битараф калдырмады.
Биредә крәшен җырларын башкаруы белән танылып килүче Инзилә Мостафина залдагыларның күңеленә аеруча хуш килде.
Кичәдә Роберт Андреев “Ай, җаный”, “Китмә инде” “Мин яратам сине, Татарстан” һәм башка күп кенә җырларын башкарып тамашачыларның күңелен яулады.
Миләүшә Гыйльфанова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.