Республикадан мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм йөзеннән акча җыюның беренче атнасында Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә 1 миллион 300 мең сум акча җыелган. Бу чакыруга танылган җәмәгать эшлеклеләре, хәйрия оешмалары һәм, әлбәттә, республика халкы актив кушылды. Җыелган акчага, беренче чиратта, хәләл продуктлар – консервланган ит, киптерелгән ашамлыклар, шулай ук җылы киемнәр, дарулар, йон оекбашлар сатып алып җибәрәләр. Һәркем үз өлешен кертә ала. Карта номеры-экранда күрсәтелгән, тулы реквизитлар-ДУМ сайтында.