Казанда биш бала һәм бер олы кеше «Ривьера» аквапаркында агуланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Дәвалау учреждениеләренә „Ривера“ аквапаркыннан 6 кешене китерделәр. Бер бала Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята, аның хәле авыр, әмма тотрыклы», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Дүрт бала Республика балалар клиник хастаханәсендә, бер олы кеше 7нче клиник хастаханәдә.