Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе Генераль директоры урынбасары — төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов бертавыштан Россия Федерациясе цифрлаштыру министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп сайланды.
Рифат Сабитов — Россия телевидение академиясе, шулай ук телерадиотапшырулар Милли ассоциациясе идарәсе әгъзасы. Узган ел региональ телерадиотапшырулар үсешенә керткән шәхси өлеше өчен «Тэфи» премиясе белән бүләкләнде.
Рифат Сабитов ВГТРК генераль директоры урынбасары-төбәк департаменты җитәкчесе