Рифат Сабитов: Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәрләренең 60% тан артыгы коронавируска каршы вакцинация узды. Рифат Сабитов пандемия вакытында төбәк яңалыкларын карауның артуын билгеләп үтте.
Бөтен ил буенча ВГТРК хезмәткәрләренең 60% тан артыгы Covid-19га каршы вакцинация узды. Бу хакта Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары — төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов сөйләде.
Спикер сүзләренә караганда, пандемия чорында телерадиокомпания штаты аерым эш режимына күчкән. Кайбер хезмәткәрләр ерак эш режимына күчте. Аларның бер өлеше эш урыннарына кайта, бер өлеше әле өйдән генә эшли. Журналистлар заманча технологияләр кулланалар, бу турыдан-туры эфирлар алып барырга һәм өйдән чыкмыйча гына мәгълүмати материаллар әзерләргә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда быел беренче тапкыр «Инфорум»белем бирү семинары уза. Форум спикерлары арасында-Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары-төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов, шулай ук Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев.