4 яшьлек Лев Сотников аерым бүләк алды. ДТРК генераль директоры урынбасары-төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов аның өчен тылсымчы булды.
Яңа ел бүләге — «Лего» конструкторын малай «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында алды.
«Без Яңа ел могҗизасына ышандык, әмма көтмәгән идек. Бөтен ил буенча гаризалар меңләгән. Һәм менә кичә Мәскәүдән шалтырату яңгырады, без шаккаттык», — дип шатлыгы белән уртаклашты күп балалы әни Юлия Сотникова.