Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы яшүсмерләр белән эшләү буенча Minmol нокта teen дигән яңа платформа ачып җибәрәчәк. Проект концепциясен ведомство каршындагы Иҗтимагый совет утырышында тикшерделәр.
Программа сентябрьдә республиканың алты районында сынау режимында эшли башлаячак. Яшүсмерләр клублары базасында лидерларны җәлеп итеп, дискуссия мәйданчыклары эшләячәк. Министр Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, яшүсмерләр белән һәрвакыт аралашып торырга, аларны борчыган һәм кызыксындырган проблемалар турында уртага салып сөйләшергә, үзара аңлашып-килешеп эшләргә кирәк.