Республиканың туристлык тармагы чикләүләр режимы кертелү сәбәпле, 5 миллиард сумга якын акча югалткан. Туризм үсешендә яңа үсеш юнәлешләре булырга тиеш. Туристларны нәрсәләр белән җәлеп итәргә ниятлиләр. Хәбәрчебез кызыксынды.
Мәһабәт Казан Кремле, Болгарның борынгы архитектура мирасы, Зөянең табигый матурлыгы гадәттәгечә республика кунакларының игътибарын җәлеп итә. Шул ук вакытта шундый гаҗәеп тарихи мирас республикада яшәүчеләрнең үзләре өчен сер булып кала. Шуңа күрә пандемия чорында туристлык тармагы яңа юнәлеш ала – җирле туристларга игьтибар арта.
Быел җәй Казан Кремле чит ил туристларын кабул итмәячәк. Авыр эпидемиологик хәл сәбәпле, авиаэлемтә туктатылды. Тик бу Татарстанның төп истәлекле урыннарына халык йөри алмаячак дигән сүз түгел әле. Моңа кадәр чит ил кешеләре белән эшләгән гидлар да хәзер яңа, авторлык экскурсияләрен әзерли.
Туристик сукмаклар бөтен республика буенча сузылачак. Популяр маршрутлар яңа төсмерләр алачак. Экскурсияләр радиоаппаратура кулланып зур булмаган төркемнәр өчен үткәреләчәк. Өстәвенә, Татарстан буенча сәяхәт кыйммәткә төшмәячәк.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов: «Хәзер җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм кунакханәләр уңайлы ташламалар бирә. Татарстан буенча чагыштырмача арзан бәядән сәяхәт итәргә була. Без кешеләрне сәяхәткә чакырабыз.»
Вакыт узу белән, чикләүләр бетерелгәннән соң, Татарстан илнең башка төбәкләреннән килгән кунакларны көтә. Казанда туристлар өчен мәгълүмат үзәге эшли, анда республиканың экскурсия картасы белән дә танышырга мөмкин.
Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Абрамович: «Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге Зөядә дә, Болгарда да, Тәтештә дә булмаган. Ә бу болар туристик яктан тарихи истәлекле урыннар»
Чикләүләр вакытында республиканың туристлык тармагы 5 миллиард сум акча югалткан. Үсешкә нәкъ менә татарстанлылар этәргеч бирергә тиеш. Моның өчен туган ягыбызның матурлыгы белән яңабаштан танышу да җитә.
Вадим Струминский, Ренат Сәхибгәрәев.