Татарстан Республикасының мәйданы 139 гектарга артты. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде. Әлеге сан республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан төбәк чикләрен кабат билгеләгәннән соң ачыкланган. Башта белгечләр биш йөздән артык бәхәсле участокны тапкан.
Хәзер өч урында мәйданны ачыклыйсы калган. Аларның икесе-Татарстан урман фонды мәйданнары, Удмуртия территориясе янында. Өченчесе Киров өлкәсе белән чиктәш Кукмара янындагы участокка кагыла, анда «Медная гора» тау чаңгысы базасы урнашкан. Брифингта Комплекслы кадастр эшләренә дә кагылдылар.
Гео Казан
Татарстан өчен бу яңалык. Проектны тормышка ашыру өчен 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда бу санны арттыру каралган.