Республиканың кайбер районнарында кош гриппы авыруы очраклары теркәлгән — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Республиканың кайбер районнарында кош гриппы авыруы очраклары теркәлгән

26.10.2020

Сак булыгыз, кош гриппы! Республиканың кайбер районнарында авыру очраклары теркәлгән. Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россельхознадзор һәм Баш ветеринария Идарәсе кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференция элемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

Йогышлы чир таралуның төп сәбәбе — башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре.  Йогышны бетерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Чирле кошлар юк ителә.  Буа районындагы крестьян-фермер хуҗалыгында 920 баш каз һәм 117 баш үрдәк бетерелде.

Новости СМИ2

 Габделхак Мотыйгуллин  ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары

Татарстанда 18 миллионнан артык кош-корт исәпләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре  аеруча уяу булырга тиеш. Вирус биналарда, кошчылык фабрикаларында, ишегалларында, тере кош базарларында, башка объектларда зарарсызландырылмаган продуктлар: ит, йомырка, кош мамыгы, каурый, азык, су, кош тизәге, эш кораллары, шулай ук транспорт чаралары һәм хезмәт күрсәтүче персонал аша  таралырга  мөмкин.

Габделхак Мотыйгуллин  ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, баш ветеринария идарәсе бу мәсьәләне урыннарда аерым контрольгә алырга кушты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитди үтәлергә тиешле  профилактик чараларны бәян итте.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Бүген Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы ачыла

Бүген Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы ачыла

Мәрҗани мәчетендә, Татарстанның  халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узды

Мәрҗани мәчетендә, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алу кичәсе узды

Мамадышта провизор госпитале ачылды

Мамадышта провизор госпитале ачылды

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+