Республиканың Азнакай районында паллиатив ярдәм кабинеты ачылды. Бу республикада Анжела Вавилова хәйрия фонды инициативасы буенча ачылган дүртенче кабинет.Ул грант акчасына мөмкин булды. Яңа җиһазлардан, машиналардан тыш, җирле һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә ярдәм итә алырлык күчмә бригада да формалаштырылган.