Республиканың 4 районын су басу куркынычы яный. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Җирне һәм һава торышын күзәтәләр. Берничә район территориясен һавадан карадылар.
500 километр юл үтелде. Республиканың алты районы территориясен күзәттеләр. Бортта Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгы хезмәткәрләре. Су басу зонасын, елгаларда боз калынлыгын бәялиләр. Барлык мәгълүматлар дә исәпкә алына. Кызыл зонада- Идел алды териториясе. Буа, Яшел Үзән, Апас районнары. Иң киеренке хәл Кайбыч районының Борындык авылында. Быел ташу тагын да киеренке режимда бара. Кар күбрәк яуды. Елгаларда боз эри. Күбесе боздан арындырылды.