Республикага ковидка каршы «Спутник В» Россия вакцинасының 12 мең ярым дозасы кайтарылган. Февраль ахырына кадәр Татарстанга тагын 190 меңнән артык доза кайтарылырга тиеш. Вакцина ясату өчен башта яшәү урыннарындагы поликлиникага шалтыратып, терапевтка язылырга кирәк.
Табиб тикшерүе узгач, вакцина ясатыргамы-юкмы икәнлеге ачыклана. 18 яшькә кадәрге, хроник авырулары булган кешеләргә, бала имезүче аналарга, авырлы хатын-кызларга, алдагы ике атна дәвамында салкын тиеп чирләүчеләргә прививка ясатырга ярамый. Табиблар процедураны үткәрә торган поликлиникага җибәрәләр. Татарстанда андыйлар -57. Икенче этап — өч атнадан соң. Бу чорда бигрәк тә сакланырга кирәк, чөнки кеше салкын тиеп авырып китсә, вакцина ясауны яңадан башларга туры килә.