Республикада бөлгенлеккә чыккан банклардан зыян күргән 6 меңнән артык физик һәм юридик затка 3 ел эчендә республика ярдәм фондыннан акча бирелгән.
Шулай итеп, Татфондбанк һәм Интехбанк кертемчеләренең яртысыннан күбрәге югалган акчаларын алган. Ярдәмнең яңа этабында тагын 3 меңгә якын кешегә булышалар. Сентябрь башында беренче гариза бирүчеләр өч йөз мең сумга кадәр ярдәм алачак. Шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чараларының яңа исемлеге дә килештерелгән, аңа ташламалы кредитлар, субсидияләр, финанслау керә. Үз эшләрен ачарга карар иткән студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга да ярдәм итәләр. Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирелә.