Республикада бу атнада инде беренче кырау төшүе көтелә. Әлегә синопттклар, һава торышында, ким дигәндә, ялларга кадәр көчле үзгәрешләрне көтәргә кирәкми, дип белдерде. Көндез һава температурасы 25 градус җылы. Ә инде шимбәгә суыту башлана дип кисәттеләр, бүген, төнлә инде термометр баганалары 4-9 градуска кадәр төшә башлый. Шулай ук Республикада җылыту сезонына әзерлек бара. Казанда социаль өлкәдәге 879 объектның барысы да җылылык җибәрүгә әзер. Йортларга һава температурасы 5 көн дәвамында 8 градус тәшкил иткән очракта бирелә.