Республикада җылыту сезоны башланды. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдәге торак йортларга җылылык бирелде.
Казанда 400дән артык социаль объект – балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр җылытыла. Көннәр чагыштырмача эссе тору сәбәпле, торак фондны беркадәр соңарып җылыта башладылар. Фатирларны җылытуга бәйле сораулар килеп чыкса, кайнар линия телефоннарына шалтыратырга мөмкин. Алар экранда күрсәтелгән. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында, “Открытая Казань” системасында һәм прайоннар хакимиятләрендә дә аңлатмалар бирәләр.
Телефон номерлары:
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты
8(843) 5909622
8(843) 5909623
“Открытая Казань”системасы
8(843) 2364123