Республикада «Яшь һөнәр осталары”ның VIII Милли чемпионаты башланды. Ярышлар 20 нчы августка кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы чемпионат беренче тапкыр онлайн форматта уза. Конкурсантлар үз шәһәрләрендә — сайлап алу этабы кысаларында да, чемпионат финалында да ярышачаклар. Барлык мәйданчыклар да видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган. Ә ярышларны бары тик экспертлар гына карый ала. Тамашачылар өчен күрсәтмә сайлау мөмкинлеге булачак. Дистанцион формат чемпионатта күп яшьләргә мөмкинлек бирә. Ярышлар 221 компетенция буенча бара. Анда өч меңгә якын кеше катнаша – бу узган елгы белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.