Татарстанда ике максат буенча цифрлы пропускларның гамәлдә булу вакытын озайттылар. Бу дача яки шәһәр читендәге йортка бару һәм кайту, һәм яшәү урынын алыштыру очракларында озайтылды.
Әйтик, дачага бару өчен пропускның гамәлдә булу вакыты ике сәгатькә кадәр (моңарчы бер сәгать иде) озайтылды.Бу уңайдан SMS-пропускны тәүлегенә ике тапкыр файдаланырга мөмкин.
Цифрлы пропускның икенче очракта (яшәү урынын алыштыру) гамәлдә булу вакыты бер сәгатьтән алты сәгатькә кадәр озайтылды. Шул ук вакытта, аны әлеге максат өчен өч көнгә бер мәртәбә генә рәсмиләштерергә мөмкин.
Калган максатлар өчен цифрлы пропускның гамәлдә булу вакыты бер сәгать тәшкил итә. Республикада яшәүче бер кешегә өйдән чыгар өчен, тәүлегенә ике пропуск кына бирелә.