Һәр шимбә Республикабызда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Яшел Үзән районының 2 Түбән Каманың 3 мәйданчыгында уза. Биредә ит, яшелчә, бәрәңге, сөт, продукциясен арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Ярминкәләр 23нче декабрьгә кадәр дәвам итә.