Татарстан — яңа мөмкинлекләр һәм иң яхшы тормыш урыны. Республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектлар һәм Татарстан Президенты программалары гамәлдә. Түбән Каманың Корабельная урамындагы сквер да әлеге программалар нигезендә төзекләндереләчәк. Бүгенге көндә шәһәр халкы скверны атау өчен исемнәр тәкдим итә. Тулырак алдагы язмада.
Люция Янбаева яратып йөри торган мәйданчыкны үзгәрешләр көтә – киләчәктә аны төзекләндерергә телиләр. Булачак скверның проектын халык үзе төзи – 6нчы мәктәп янында җитимагый тыңлаулар узды. Бишенче микрорайонда яшәүчеләр үз теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Түбәнкамалылар төркемнәргә бүленеп, үз проектларын тәкъдим иттеләр. Өч гектар мәйданчыкта халык амфитеатр, кафе, балалар өчен уен мәйданчыгы күрергә тели – төзекләндерү иҗтмагый киңлекләрне үстерүгә юнәлтелгән республика программасы кысаларында башкарылачак. ——
Түбән Кама мэры, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин: «Теләктәшлек белдерүегез өчен рәхмәт. Активлык күрсәтерсез дип ышанам. Сезнең тәкъдимнәр бик мөһим.»
Барлык тәкъдимнәрне махсус төркем беркетмәгә теркәп барды. Халыкның уй-фикерләре төрле булгач, булачак сквер проекты өчен тавыш бирүгә старт биреләчәк. Ул интернет челтәрендә узачак. Төзекләндерү эшләре киләсе елда башланчак, дип көтелә.
Альбина Валеева, Булат Абдульманов.