Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 50 программа гамәлгә ашырыла. Алар торак, юллар төзелеше, торак фондын капиталь ремонтлау, авыл җирлегендә коммуникацияләрне яңарту юнәлешләрен үз эченә ала. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә муниципаль җирлекләрдә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү шулай ук киң колачлы проект. Моның өчен Баулы районы үзәгеннән иң еракта урнашкан Татар Кандызы авылы халкы рәхмәт белдерә.