Июль аен — җәй хуҗасы, җәй матурлыгы диләр. Игеннең уңышы, яшелчә-җимешнең өлгерүе нәкъ бу айдагы һава торышына бәйле.
Быел июль ае — Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә аномаль эссе булырга тора, ди синоптиклар. Күрсәткечләр климат нормасыннан берничә градуска югарырак. Безнең республикада бу күрсәткеч — 25 градус.
Бүген 2 нче июльдә, көндез һава темературасы 31 градус, һәм бу дәрәҗәдәге температура ай уртасына кадәр дәвам итә дип искәртә, синоптиклар.
Шулай ук, бүгеннән 8 нче июльгә кадәр, республикада шторм кисәтүе игълан ителде, ул урманнарда янгын куркынычы зур булуы белән бәйле. Республика халкын урманнарга барудан тыелырга чакыралар.