Республикада салкын тиеп авыручылар саны арта. Табиблар вакытыннан алда вакцинация үткәрә башладылар. Мобиль пунктлар башкаланың метро станцияләрендә дә эшли. Түбән Камада күчмә медбригадалар барлыкка килде.
Түбән Камада күчмә медбригадалар барлыкка килде. Алар микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Үзен грипп вирусыннан сакларга теләүчеләрнең барысына да паспорт, полис һәм СНИЛС кирәк. Вакциация алдыннан — пациентны табиб карый. Процедура мәҗбүри. Шулай ук грипптан баларга прививканы поликлиникаларда гына түгел, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә ясап була.