Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы барышында күп кенә чаралар билгеләнгән. Ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстанда нлайн һәм офлайн-форматларда 500 дән артык төрле чара планлаштырылган. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән 290 меңнән артык кеше яши. Шуларның 16 меңгә якыны — балалар. Бу хакта » Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Пандемия чорында барлык хезмәтләр күрсәтү үзәкләре дистанцион форматка күчте. Республикада социаль инклюзив чараларга зур игътибар бирелә, аерым кешеләр төрле юнәлешләрдә актив катнашалар. Авыруларны иртә ачыклап, дөрес диагностика куюга өстенлек бирелә. Тернәкләндерү үзәкләрендә ата-аналарны мөмкинлекләре чикләнгән балаларны карауның төп ысулларына өйрәтүче мәктәпләр булдырылган.