Республикада “Рамазан – изге эшләр ае” хәйрия марафоны дәвам итә. Мөселман кардәшләребез авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә, тормышта авыр хәлдә калучыларга булыша. Изге айдагы игелекле гамәлләр турында алдагы репортажда.
7715 номерына «ИФТАР СУММА» күрсәтеп СМС
Республика мәчетләрендә мохтаҗларга көн саен меңнәрчә махсус савытларда кайнар аш өләшәләр. Ялгызларга һәм авыр хәлдә яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары да тараталар. Әлеге җыелмалар иганәчеләр исәбенә сатып алына. Игелекле эшләрдә катнашасыгыз килсә, Ифтар яки сәдака сүзләре белән 7715 номерына ярдәм суммасын күрсәтеп, СМС җибәрергә кирәк.
Үз изоляция режимы вакытында республика мөселманнар Диния нәзарәтеннән меңнән артык кеше ярдәм алган. Изге Рамазан аенда ялгыз фәкыйрьләргә, аз керемле гаиләләргә игелекле гамәлләр кылсаң, булышсаң, әҗере күп тапкырларга арта. Моны хәлле мөселман кардәшләребез яхшы аңлый, игелекле эшләре белән үзләрен Аллаһы тәгаләгә тагын да якынайта. Рамазан аенда Корән сүрәләре Галиев мәчетеннән чын вакыт режимында онлайн рәвештә трансляцияләнә. Быел ифтар да онлайн рәвештә үтә.
Фәнис Мөхәммәтов, Алмаз Хәкимов.