2021 елның 1 сентябрендә республикада Пушкин картасы гамәлгә керә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Пластик яки электрон картадан 14-22 яшьлек кешеләр куллана ала. Картага салынган өч мең сум акчаны музейлар, театрлар, концерт залларында уза торган мәдәни чараларны карауга тотарга мөмкин. Республикада әлеге картадан 230 меңнән артык кеше файдалана ала. Электрон Пушкин картасын алу өчен «Госуслуги. Культура». кушымтасында теркәлергә кирәк. Шунда ук мәдәни чаралар афишасы да бар. Пластик картаны теләсә кайсы Банк почтасы бүлегендә алып була.