Яшел Үзәннең Мирный микрорайонындагы «Яшь корабел» паркында исә фонтан ачылды, яңа эскәмияләр куелды һәм самокатлар өчен юллар ясалды. Шәһәрнең яңартылган паркларындә рәхәтләнеп йөрер өчен Жәйнең җылы көннәре алда. Алмаз Минһаҗев кечкенә улы белән биредә еш була, хәзер алар сәнгать мәктәбе янындагы яңа паркны өйрәнә.
Мирный микрорайоны халкы яңартылган паркка шат — фонтан эшли, яңа эскәмияләр куелган һәм самокатта йөрү юллары барлыкка килгән.
9 нчы лицейдан кафега кадәр мәйданчык та үзгәреш көтә. Бу территориядә төзекләндерү эшләренең икенче өлеше май башында старт ала.Яшь судно проектының төп илһамчылары — Горький ис. суднолар заводы, тарихи «Полукамушки» кварталы һәм Идел елгасы.
Аның авторлары паркның үзенчәлеге бар дип саный — ул суднолар төзү белән бәйле шәһәр тарихын саклый.
«Яшь корабел» паркының икенче этабы төзелеше агымдагы елның 31 августына кадәр төгәлләнергә тиеш. Шуннан Комаров урамы «Уңайлы шәһәр мохите һәм төзекләндерү» милли проекты кысаларында төзелгән бердәм архитектура комплексына әйләнәчәк.
Әлфия Мөхәммәтшина, Анна Вахитова, Андрей Лопатников, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.