Республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгына ирешүдә кулланыла торган методикаларның югары нәтиҗәлелеге башка субъектларга да үрнәк. Бу хакта Халыклар Дуслыгы йортында узган милли сәясәт өлкәсендәге эшче төркем утырышында хәбәр ителде. Теманы хәбәрчебез Мөршидә Җиһан дәвам итә.
Көн кадагына куелган беренче мәсьәлә дәүләт программаларын куллануда яңа мөмкинлекләр ачу һәм милли сәясәт өлкәсендә дәүләт программаларын куллану үрнәкләрен барлау. Эшче төркем утырышы Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узды.
Хисап ясаучылар социаль даирәне үстерүнең төп юнәлешләре булган мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге соңгы еллардагы үсешкә тукталды.
Соңгы елларда грант ярдәмендә башкарылган эшчәнлек тә сизелерлек артты. Бик күп милли һәм динара мөнәсәбәтләргә багышланган проектлар чынга ашырыла. Зөлфия Сафина билгеләп үтүенчә коммерцияле булмаган оешмалар арасында да грант ярдәме белән шактый чаралар узса да, активлыкны арттыру өстенлекле юнәлеш булып кала.
Шулай ук этнология белгече Татьяна Титова соөиологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Татарстанда этникара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуын раслады. Утырышы барышында 2025 елга кадәр милли сәясәт стратегиясенең яңа редакциясе кабул итү буенча да тәкъдимнәр кертелде.
Эшче төркем җитәкчесе тулаем уңай нәтиҗәләр ясаса да, әле көн кадагына куелган мәьәләләр буенча эшләнәсе эшләр бихисап.
Мөршидә Җиһан Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.