Республикада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә.
5 нче санлы районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында өлкәннәр белән аралашты. Милекнең төрле формаларына, шулай ук ташламалардан файдаланучыларга салым түләү тәртибе, салым түләүдәге яңалыклар белән таныштырды. Радиотыңлаучы өлкәннәрне җир, фатир, транспорт өчен, 2020 елгы салымнарны түләү мәсьәләләре күбрәк кызыксындыра. Кайбер сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.