Быел балаларның җәйге ялын оештыруга бюджеттан 1 миллард 600 миллион сум акча тоту планлаштырылган. Татарстанда 1 мең 600 лагерь эшлиячәк. Аларда 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итә.
Әлеге саннар Хөкүмәт йортында узган брифингта китерелде. Шәһәр яны лагерьларында ял итүчеләр саны мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрдән күбрәк. Шәһәр яны лагерьларына барлык юлламаларның 30 проценты республика бюджетыннан түләнә. Бу максатларга 564 миллион сумнан артык акча бирелә. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен тагын 213 миллион сумга якын акча җибәрелә. Пандемиядән, шулай ук җәйге лагерьларда саклану чаралары да көчәйтелә. Роспотребнадзор оешмасы, шулай ук көч структуралары даими тикшерүләр үткәреп, кагыйдәләрнең үтәлешен ныклы контрольдә тотачак.