Республикада коронавирус таралу куркынычы сәбәпле ябылган сәүдә үзәкләре кабат ачылды. Битлекләрдән һәм перчаткадан башка керү рөхсәт ителми.
Социаль дистанцияне үтәүгә карата җитди таләпләр бар. Һәр сатып алучыны керү юлында теркиләр – мәгълүматлар системага керә. Бөтен җирдә антисептиклар куелырга, билгеле тамгалар сугылырга тиеш. Җәйге чатырлары булмаган җәмәгать туклануы предприятиеләре дә килүчеләрне. кабул итә. Тик бер шарт белән: кешеләр һәм өстәлләр арасында социаль дистанция саклану мәҗбүри. Республикада аттракционнарга да эшләү рөхсәт ителде. Бүгеннән, Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы биналарында куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерә башлый.