Билгеле, бу көннәрдә аларга игътибар арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр бара. Әйтик, бүген 6нчы декабрдә иртәңге сәгать уннан көндезге өчкә кадәр инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия уза. Чараның максаты – республика халкына юридик ярдәм күрсәтү. Кызыксынган сорауларга республика Дәүләт Советының депутатлары, Сәламәтлек саклау,Социаль яклау министрлыклары вәкилләре җавап бирә. Юридик ярдәм сорап 236- 00-71 телефон номеры аша мөрәҗәгат ьитәргә мөмкин.
Инвалидлар ункөнлеге җәмгыяте безгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.