Республикада июль аенда аномаль эсселек булачак, дип фаразлый синоптиклар. Бу атна дәвамында күргәнебезчә һава температурасы климатик нормадан 4-5 градуска югары . Бүген, 6 нчы июлдә, республикада явым-төшемнәрсез һава торышы саклана. Көндез һава температурасы 33 градус эссе булачак. Иртәгә исә, 7 нче июльдә, шулай ук явым-төшемсез, көндез һава температурасы 35 градуска кадәр күтәрелә.
Шулай ук, Татарстанда бу атна дәвамында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм кисәтүе игълан итте. Ул урманнарда югары янгын куркынычы белән бәйле.
Әлеге эсселек вакытында гади кагыйдәләр турында да истә тотырга кирәк: күп итеп су эчергә һәм көндез кызу кояш астында йөрүләрне чикләргә киңәш ителә..
.