Авылларда яшәүчеләр хәл итәсе проблемалар буенча тәкъдимнәрен җиткерәләр, үзара салым җыюның күләмен билгелиләр.
Райондагы 26 авыл җирлегендә 87 авыл исәпләнә. Халык җыеннары зур активлык белән үтә.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов:»Район җитәкчелеге Киров авыл җирлегенә керүче Олы Имән авылында 83 яшьлек Рәҗүдә апа Юнысованың хәл-әхвәлен дә белеште. “Актаныш” агрофирмасына керүче авылда яңа терлекчелек фермасы сафка баскан. Дәүләт программалары булыша. Шуңа күпләп мал асраучылар да бар.»
Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов халык алдында үзенең беренче хисабын тотты. Әлеге вазифага кадәр ул «Актаныш» агрофирмасының Киров бүлекчәсен җитәкләгән. Авыл башлыгы буларак та халык аны яратып кабул иткән, ышаныч белдергән.
Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов: » Быел 797 мең сум үзара салым акчасы җыярга килешкәннәр. Шуның 400 мең сумы җыелган инде. Җаваплы урыннарда эшләүчеләр халык фикерләрен дә исәпкә ала.»
Үрнәк гаиләне Актанышта гына түгел, Татарстанда да яхшы беләләр. Алар быел авылда зурлап «Каз өмәсе» уздырып та күпләрне сокландырды.