Республикада ДОСААФ оешмасының 94 еллыгына багышлап, оборона-масса эшләре айлыгы башланды. Оешма хакимият органнары, хәрби комиссариатлар, ветераннар, яшьләр, патриотик оешмалар белән бергәләп, күп төрле чаралар оештыралар. Батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар, спортның авиация, техник һәм хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар уза. Хәрби Дан музейларына экскурсияләр оештырыла.
Кадетлар — булачак десантчылар оборонаның иң яхшы алымнарын күрсәттеләр. Алда-ярышлар һәм спорт казанышлары ае. Барысы да армиягә, авиациягә, флотка теләктәшлек итү буенча ирекле җәмгыятьнең 94 еллыгына багышлана.
Эрлан Абдылдаев: «Десантчылар берлеге безгә күп булыша. Без бит әле яшүсмерләр генә, унсигез яшебезне дә тутырмаганнар. Шул ук вакытта спортта зур уңышларга ирешәбез инде.»
Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстанның оборона җәмгыяте фронтка өч йөз меңнән артык белгеч җибәргән. Бүген дә яшь армиячеләр сафына керү мактаулы. Анда сафта тору кыю һөнәрләрне үзләштерүдә башлангыч бирә. Бу юлы 20дән артык яшүсмер яшь армиячеләр антына тугрылык белдерде, махсус значоклар алды.